

Уфадан Көнчыгыш чыгу машина юлы төзелеше графиктан алда бара. Башкортстанның транспорт министры Александр Булушев сүзләренә караганда, объект 53 процентка әзер. Төзелешне 2023 ел ахырында – алдан билгеләнгән сроклардан бер елга иртәрәк тәмамлау планлаштырыла.
Көнчыгыш шәһәрдән чыгу трассасы 1,2 км озынлыктагы җир асты юлы тоннеле, 2,7 км озынлыктагы Уфа елгасы аша күпер һәм 10 км озынлыктагы автомобиль юлын үз эченә ала. Бу төзелешкә 2200дән артык белгеч, шул исәптән инженер-техник хезмәткәр, 200дән артык төзелеш техникасы һәм махсус билгеләнештәге җиһазлар җәлеп ителгән.
Төзелеш 34 миллиард сумга төшә, бу юлдан чыгу түләүле булачак. Аның якынча хакы 50-300 сум булыр дип көтелә.
Уфа янындагы Зинино авылы янында да күпер төзү дәвам итә. Ул да алдагы ел ахырында ачылачак. Бу күпер Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проектына ярашлы төзелә.
Фото: Александр Булушевның Телеграм-каналыннан.