Барлык яңалыклар

Торлак мәсьәләсе – авыр мәсьәлә

Тәтешле районында аны төрле юллар белән чишәргә тырышалар.

Торлак мәсьәләсе – авыр мәсьәлә
Торлак мәсьәләсе – авыр мәсьәлә

Һичкемгә дә сер түгел, соңгы ел эчендә хаклар кискен күтәрелү сәбәпле, халыкның сатып алу мөмкинлекләре шактый кимеде. Шуңа карамастан, Башкортстанның Тәтешле районында торлак мәсьәләсен льготалы кредитлар ярдәмендә чишәргә тырышалар. Кредитны авыл халкына 3,25 процент ставкасы белән “Россельхозбанк” бирә. Аның ярдәмендә электр, су, газ үткәрергә, шулай ук подряд оешмалары белән килешү нигезендә өйгә ремонт ясарга мөмкин. Бу эш “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты буенча алып барыла.

Кызганычка каршы, моңа кадәр районда эшләп килгән “Домокомплект” программасы финансланудан туктады. Ә бит ул мохтаҗларга, аеруча яшь гаиләләргә, торлак алуда зур ярдәм иде. Аның буенча 300 мең сумга кадәр акча еллык 5 процент ставкасы белән 5 елга мохтаҗларга бирелеп килде. Мәсәлән, Югары Тәтешле авылында яшәүче Нияз Хәертдиновларның яшь гаиләсе нәкъ шушы программа ярдәмендә фатирлы булды.

Әлеге көндә авылда яшәүчеләргә “Башкортстан Республикасында авыл биләмәләренең комплекслы үсеше” дәүләт программасы ярдәмгә килә. Аның буенча Югары Тәтешле авылының Саҗидә Сөләйманова урамында торлак йорт төзелә.

Чыганак: Башкортстанның Тәтешле районы хакимияте; https://contenta.info/press_releases/305610

Торлак мәсьәләсе – авыр мәсьәлә
Торлак мәсьәләсе – авыр мәсьәлә
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас