Барлык яңалыклар

Павловкада ял итүгә җитәме соң?

Башкортстанда Благовещенск-Павловка юлы участогын төзекләндерү төгәлләнде.

Павловкада ял итүгә җитәме соң?
Павловкада ял итүгә җитәме соң?

“Имин сыйфатлы юллар” дип аталган илкүләм проект ярдәмендә Башкортстанның Благовещенск районында Благовещен-Павловка юлының Сологубовка һәм Дмитриевка авыллары арасында 2,6 километр озынлыктагы юл участогы төзекләндерелде. Финанслау күләме 36,8 миллион сум тәшкил иткән дип хәбәр итә Башкортстан Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте.

– Туристик урыннарга алып баручы юлларны ремонтлау һәм төзү – безнең эштә өстенлекләрнең берсе. Без аларның кайберләрен узган ел ук норматив хәлгә китерә башладык. Туктарга уйламыйбыз. Киләсе елда бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Башкортстан халкы һәм кунакларының үзләренә яраткан урыннарына барып җитүе безнең өчен бик мөһим, – дип белдерде БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Благовещен-Павловка юлы республиканың Благовещен һәм Нуриман районнарын тоташтыручы популяр туристик маршрут. Җәй көне биредә хәрәкәт интенсивлыгы сизелерлек арта, чөнки Павловка ягына маршрут җирле халыкта да, Русиянең башка төбәкләреннән килгән туристларда да популяр.

 “Имин сыйфатлы юллар”  проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

 

Башкортстан Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: