Барлык яңалыклар

Венер Ягафәров – җиңү пьедесталында!

Якташыбыз, Дәүләкәндә яшәүче Венер Ягафәров дзюдо буенча 35 яшьтән өлкәнрәк ветераннар арасында узган Русиянең ачык чемпионатында II урын яулады.

Венер Ягафәров – җиңү пьедесталында!
Венер Ягафәров – җиңү пьедесталында!

Бәйге “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты буенча оештырылып, Ульяновск каласында узды. Анда Русиянең 10 федераль округына караган 40 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Армения һәм Әзербайҗаннан килгән 293 спортчы катнашты.

Венер Ягафәров – Дәүләкән районында туып үсеп,   "Самбо-75" балалар-үсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаган, самбо һәм дзюдо көрәше буенча халыкара спорт мастеры. Ул өч бәйгедә көндәшләрен вакытыннан алда җиңүгә иреште, соңгысында гына өстәмә вакытта Мәскәү дзюдоистыннан җиңелде. Шулай итеп, якташыбыз почетлы II урынга лаек булды.

Чыганак: Башкортстанның Дәүләкән районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/303979

Венер Ягафәров – җиңү пьедесталында!
Венер Ягафәров – җиңү пьедесталында!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: