Төзекләндерү тамашачылар залын 135 урынга кадәр арттыруны күздә тота. Төп зал 300 урынга исәпләнгән. Моннан тыш, якын-тирә территорияне, шул исәптән “Әкият” скверын төзекләндерү планлаштырылган. Бу эшләр 2023 елның декабренә тәмамланачак.
Күпләр Уфа гаиләләренең берничә буыны хәтерли торган атаклы мозаика сакланырмы, дип борчыла. Мозаиканы саклыйлар, чөнки ул визит карточкасы булып тора һәм курчак театры стилистикасын матурлый.
Курчак театры бинасы Уфада 1976 елның ноябрендә ачылган, шул вакыттан бирле анда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Реконструкциядән соң театр һәм аның янындагы территория балалар һәм аларның ата-аналарын җәлеп итү үзәгенә әйләнәчәк. Бу урын Балалар иҗаты һәм үсеш үзәге булыр дип көтелә. Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырыла.
Фото: Bashinform.ru