Барлык яңалыклар

Балалар бакчасында көчлеләр һәм җитезләр генә эшли ала!

Борайда хәтта тәрбиячеләр дә ГТО нормаларын тапшыра.

Балалар бакчасында көчлеләр һәм җитезләр генә эшли ала!
Балалар бакчасында көчлеләр һәм җитезләр генә эшли ала!

18 августта Борай районының Сабан туе мәйданында “Кояшкай” 3нче балалар бакчасы хезмәткәрләре арасында ГТО нормативларын тапшырды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре бу эшкә җаваплылык белән карап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Иң мөһиме, алар үзләренә күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алды. Тәрбиячеләр, чыннан да, хезмәткә дә, оборонага да әзер булуларын күрсәтте.

– Финишка барыбыз да килеп җиттек! Нәтиҗәләребезне әлегә белмәсәк тә, шунысы ачык: төп казанышыбыз – сәламәтлек, күтәренке кәеф – монысы бырыбызга да ачык! Безнең тәрбиячеләр – һәркайда да беренче ул, бу – иң мөһиме! Бәйге барыбызга да күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте, спортка якынайтты, коллективны берләштерде, тормышыбызда яңа максатларны билгеләү мөмкинлеген бирде, – дип язды "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Р.Р. Янгирова.

Чара “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” юнәлеше буенча оештырылды.

Чыганак: Башкортстанның Борай районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/301878

Балалар бакчасында көчлеләр һәм җитезләр генә эшли ала!
Балалар бакчасында көчлеләр һәм җитезләр генә эшли ала!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: