Барлык яңалыклар

Кинозаллар заманчалаша

Бер кинозалны яңарту 9 миллион сумга төшә. Быел Башкортстанда ун кинозал яңартылачак. Фотода: Мәчетле районынының Зур Ыктамак авылы кинозалы.

Кинозаллар заманчалаша
Кинозаллар заманчалаша

Башкортстанда ун кинозалны быел “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында Кино фонды акчалары исәбеннән заманча цифрлы җиһазлар белән җиһазландырачаклар. Бу хакта БР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте яза.

Федераль ярдәм белән Межгорьеда ике кинозал, шулай ук Чишмә бистәсендә, Талбазы, Аскар, Учалы авылларында, Инҗәр, Краснохолм, Зур Ыктамак һәм Калтасыдагы заллар җиһазландырылачак, диелә хәбәрдә.

Бер кинозалны яңартуга 9 млн сум бүлеп бирелә.

2015 елдан бирле республикада 47 кинозал ачылган, шул исәптән 19ы -- "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында.

Хәзерге вакытта республиканың тугыз районында заманча кинозаллар юк. Бу муниципалитетларда фильмнар күрсәтү киномобильләр ярдәмендә башкарыла.

Кинозаллар заманчалаша
Кинозаллар заманчалаша
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: