22 августта, кичке сәгать 7дә Агыйдел шәһәренең “Идел” мәдәният сараенда татар эстрадасының популяр җырчылары Ризат һәм Зинира РАМАЗАНОВларның концерты үтәчәк. Тамаша “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.
Әлеге дуэт – татар эстрадасындагы иң хисле һәм нәфис парларның берсе, ул тамашачылар арасында көннән-көн зуррак популярлык яулый. Рамазановларның яңа җырлары эфирга чыгу белән чын хитка әверелә. Парның репертуары төрле: дәртле, җитди, романтик җырлар да бар, әмма алар һәрвакыт йөрәктән чыга! Тамашачыларга гүзәллек һәм наз бөркүче талантлы Зинира белән дәртле, уңай энергия бүләк итүче Ризат ихласлыклары белән меңнәрчә күңелләрне буйсындыралар. Алар бер-берсен тормышта да, сәхнәдә дә тулыландырып яши. Рамазановлар чыгыш ясаганда зал алкышлардан тынмый, шуңа күрә Агыйделдәге концерт тамашачылар өчен чын бәйрәм булачак һәм бик күп сюрпризлар бүләк итәчәк. Сезне шәп тамаша көтә!
Чыганак: Агыйдел шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге, https://contenta.info/press_releases/301341