+2 °С
Кар
"Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты ярдәмендә Башкортстанның Туймазы районы Ярмөхәммәт авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылган. Бу хакта район администрациясе хәбәр итә. Ул 12 августта ачылган.
Авыл халкы өчен бу бик мөһим вакыйга, шуңа күрә ачылу тантанасында халык күп булган. Яңа пунктта 31 еллык стажы булган фельдшер Эльвира Нәгыймова эшен дәвам итәчәк. Ул Ярмөхәммәт авылы халкының гына түгел, Каран-Елга һәм Түбән Каран-Елга авыллары халкының да сәламәтлек торышын күзәтеп тора, аларда 500гә якын кеше яши.