Ул Уфаның 21нче санлы шәһәр клиник хастаханәсенә карый. Лекаревкада фельдшер-акушерлык пункты “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла торган беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү программасы ярдәмендә барлыкка килгән. Яңа ФАПның мәйданы 65 квадрат метр. Анда пациентларны кабул итү өчен кирәкле бөтен нәрсә каралган. Киләчәктә биредә шулай ук даруханә пункты ачу да планлаштырыла.
Лекаревкада актив рәвештә шәхси төзелеш алып барыла, якындагы коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә йортлар салына. Болар барысы да җирле халык саны артуга китерә. Хәзерге вакытта халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен беркетелгән халык саны 114 кеше тәшкил итә. Шуларның 18е балалар.
Бүгенге көндә Лекаревкада модульле фельдшер-акушер пункты Уфа районында урнашкан сигезенче ФАП.
Фото: bashkortostan.afy.ru