

Лагерь “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” төбәк проекты кысаларында оештырылып, 8 августта үз эшен тәмамлады. Ул Ишембай районы хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча идарәлеге базасында эшләп, яшүсмерләрне яңа тормыш тәҗрибәсе белән баету максатын куйды.
Биш көн дәвамында үсмерләр үзләрен киләчәккә, өлкән тормышка әзерләде, резюме язарга, эш урыны табарга өйрәнде, төрле һөнәрләр буенча осталык дәресләре, мастер-класслар үтте.
Җомга көне алар Урман-Бишкадак авылы кырыннан Агыйделгә сәяхәт кылды. Учак, шашлыклар, гитара моңы астында 3,5 сәгать вакыт сизелми дә үтте.
Лагерь эшенең ахырында волонтерлар арасында лидерлар билгеләнде. Җыелган баллар саны буенча волонтер штабының президенты итеп Софья Исмәгыйлева билгеләнде. Тиздән штабның активы да төзеләчәк.
Чыганак: Башкортстанның Ишембай районы хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча идарәлеге, https://contenta.info/press_releases/298795