Бүздәк районының Сабанай авылында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылган. Сабанай ФАПы район үзәгеннән 26 километр ераклыкта урнашкан һәм 120дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 10сы – балалар.
Бүздәк районы хакимияте белдерүенчә, Сабанайдагы иске ФАП бинасы 1992 елда төзелгән һәм авария хәлендә булган. Хәзер биредә халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.
Исегезгә төшерәбез, быел җәй шундый ук фельдшер-акушерлык пунктлары Уфа, Кушнаренко һәм Авыргазы районнарында да ачылды.
Фото: Bashinform.ru