Барлык яңалыклар

Дүртөйле чистара

Район халкы кулларына чалгы ала.

Дүртөйле чистара
Дүртөйле чистара

Башкортстанда “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында “Экологик эшләр атналыгы” оештырылды. Аның барышында урындагы халык әйләнә-тирәне чүптән тазарту буенча субботниклар үткәрә, туристик маршрутларны, елга-күл ярларын тәртипкә китерде. Законсыз свалка, чүплек урыннарын ачыклау, аларны юкка чыгару – атналыкның төп максатларыннан берсе булып тора.

Атналык барышында Өчбүлә авылы хакимияте хезмәткәрләре авыл янындагы буаны чүп-чардан тазарттылар. Тәкәрлек авыл советы хезмәткәрләре исә Кушүл һәм Иванай китапханәчеләре белән берлектә Яушилде күле ярын тәртипкә китерде. Мәскәү авылы халкы Яубазы елгасы ярындагы чишмәне тазартты. Кулларына чалгы алып, тирә-яктагы чүп үләннәрен чабып чыкты.

Чыганак: Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/295876

Дүртөйле чистара
Дүртөйле чистара
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: