Ростуризм “туризм һәм кунакчыллык индустриясе” дип аталган илкүләм проект кысаларында яңа ярдәм чарасын башлап җибәрә – туризмда массакүләм чараларны субсидияләүгә регионнардан гаризалар кабул ителә башлады, аларны үткәрү 2023 елга планлаштырылган. Сүз, аерым алганда, туристларны җәлеп итә алырлык зур мәдәни-тамаша, гастрономия һәм спорт чараларына ярдәм итү турында бара. Төп таләпләр арасында план буенча чарага 10 меңнән дә ким булмаган кеше килергә тиеш, ә аңа керү түләүсез булырга тиеш.
– Төрле концертлар, фестивальләр һәм спорт ярышларында булу сәяхәтнең төп максаты да, шул ук вакытта сәяхәттән өстәмә тәэсирләр алу да булырга мөмкин. Безнең илдә мондый кызыклы вакыйгаларның күбәюе бик мөһим. Планлаштырылган тамашачылар саны 10 меңнән алып 25 меңгә кадәр булган чаралар өчен субсидия 50 миллион сум тәшкил итәчәк. Планлаштырылган тамашачылар саны 25 меңнән артык булган чаралар өчен субсидиянең максималь күләме 100 миллион сум тәшкил итәчәк, – дип белдерде Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова.
Әлеге чаралар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнә.
Фото: build-experts.ru