Барлык яңалыклар

"Сауз"га туристлар агылырмы?

Агроутар Нефтекама шәһәреннән 60 чакрым ераклыкта экологик чиста урында урнашкан.

"Сауз"га туристлар агылырмы?
"Сауз"га туристлар агылырмы?

Башкортстанның Краснокама районындагы «Сауз» агроутары республиканың рәсми туристлык маршрутлары исемлегенә керергә мөмкин. Бу хакта  "Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм" илкүләм проекты буенча узган эшкуарлык сәгатендә билгеле булды, дип хәбәр итә район администрациясе. “Сауз” агроутары -- гаилә, балалар белән корпоратив ял итү, эшлекле очрашулар һәм төрле күңел ачу, спорт чаралары, уеннар, җыеннар уздыру өчен менә дигән урын. Агроутар Нефтекама шәһәреннән 60 чакрым ераклыкта, Краснокама районы территориясендә, Сауз авылыннан бер чакрым ераклыкта, басулар, күлләр һәм елгалар арасында экологик чиста урында урнашкан. Хәзер инвестор агроутарда глэмпинг форматында ял зонасын төзекләндерә.

"Сауз"га туристлар агылырмы?
"Сауз"га туристлар агылырмы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: