Барлык яңалыклар

“Ык мәгарәсе” серләр саклый

Октябрьский каласы янындагы Нарыштауда урнашкан бу табигать һәйкәле.

“Ык мәгарәсе” серләр саклый
“Ык мәгарәсе” серләр саклый

Бу мәгарә – Башкортстаннның көнбатышындагы бердәнбер шундый табигать һәйкәле. Шүлгәнташ, Ирәндек мәгарәләре белән ярыша алмаса да, аның бу төбәк өчен үзенчәлекләре шактый. Халыкта “Ык мәгарәсе” исемен алган бу объектның озынлыгы – 120 метр. Киңлеге исә 3 метрдан 8 метрга кадәр. Мәгарә 3 залдан тора. Аларның кайсына аягүрә басып, кайсына мүкәләп яки шуышып кына кереп була. Мәгарәдәге температура 11-13 градус җылылык тәшкил итә. Анда шулай ук озынлыгы 10 сантиметрга җиткән минераль таш “сөңгеләр” өстегезгә төшәргә тора.

“Ык мәгарәсе” турында Россия географы Николай Рычков инде 1761 елда ук язып калдырган. Ул анда каты суык булуын искә алган, боз ятуын, һәм, шуңа таянып, мәгарәнең тау-таш аша көчле су агымы аркасында барлыкка килүен исбатлаган.

Бүген мәгарә яңадан “ачыла”, халыкка кайта. Ул “Нарыштау” экологик сукмагы маршрутына кертелде. Әлеге проект  “Экология”, “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе”, “Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проектлары нигезендә башкарыла. Узган шимбәдә Октябрьский шәһәре балалары “Ык мәгарәсе”нә сәяхәт кылды да инде. Тиздән аның әйләнә-тирәсе туристлар өчен тагын да уңайлыланачак.

Чыганак: Башкортстанның Октябрьский шәһәре хакимияте; https://contenta.info/press_releases/296103

“Ык мәгарәсе” серләр саклый
“Ык мәгарәсе” серләр саклый
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: