Барлык яңалыклар

Аскын балы тәмлеме?

18 августта «Аскын балы» район фестивале узачак.

Аскын балы тәмлеме?
Аскын балы тәмлеме?

 Аскын районында 18 августта «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативаларына ярдәм» илкүләм проекты ярдәмендә «Аскын балы» район фестивале узачак. Фестивальне ел саен уздыру күздә тотыла, дип хәбәр итә  район администрациясе.

Оештыру комитеты үткәргән  утырышта мәйданчыкларны урнаштыру, аларны рәсмиләштерү, бәйрәмгә ничә кешене  җәлеп итү турында сүз барган. Якын-тирәдәге районнарның вәкилләрен генә түгел, Пермь краеннан да вәкилләр чакыру тәкъдиме кабул ителгән. Чәршәмбегә кадәр мәдәният хезмәткәрләре «Бал хороводы» концерт программасы сценариен әзерләргә тиеш. Ә авыл хуҗалыгы бүлеге «Яшь умартачы» түгәрәк өстәле программасын тәкъдим итә. Умартачылык өлкәсендә әйдәп баручы спикерларның килүе планлаштырылган. Чаралар исемлегендә: бал, авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе, иң яхшы бал өчен тавыш бирү, чәй өстәле, халык кәсепләре күргәзмәсе һәм башкалар.

Аскын балы тәмлеме?
Аскын балы тәмлеме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: