Барлык яңалыклар

Иң шәп кораллар – музыка кораллары

Белорет районының балалар сәнгать мәктәбе музыкаль инструментлар һәм җиһазлар белән тулыландырылды.

Иң шәп кораллар – музыка кораллары
Иң шәп кораллар – музыка кораллары

 Башкортстанның Белорет районы Тирлән авылы балалар сәнгать мәктәбе “Мәдәният” гомумдәүләт  проекты буенча 5 миллион сумлык яңа музыка инструментлары, җиһазлар һәм уку материаллары алды. Мәктәп фонды яңа музыка инструментлары белән тулыланды, болар – акустик рояль, аккордеоннар, гармуннар, синтезаторлар, санлы пианино, скрипка, гитара, акустик һәм интерактив тупланмалар, музыкаль әдәбият дәреслекләре. Сынлы сәнгать классында яктылык-ком өстәлләре, скульптор өстәлләре, муфель миче, кошлар һәм хайваннар чучеласы, яңа мольбертлар, экспозиция витриналары, уку әдәбияты барлыкка килде.

Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчелеге, вакыт узу белән, мәктәптә әлеге инструментлар буенча һөнәри әзерлек буенча сыйныфлар ачылыр дип өметләнә.

Хәзерге вакытта балалар сәнгать мәктәбе иске бинада урнашкан, әмма анда зур заманча социаль-мәдәни үзәк төзелә. Мәгариф учреждениесеннән тыш, яңа бинада китапханә, авыл мәдәният йорты, авыл хакимияте дә урнашачак.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: