Башкортстанның Благовар районы Үзәк үрнәк китапханәсендә бүген 11 меңнән артык китап бар. Татар әдәбияты биредә аерым бүлек тәшкил итә. Анда килүчеләр арасында өлкәннәр генә түгел, балалар да шактый.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган “Китап уку – модада!” дип аталган чарада китапханәчеләр белән бергә балалар да актив катнашты. Алар үзләренә ошаган китапларны яшьтәшләре алдында рекламалады. Ә өлкән апалары балаларны яңа китаплар белән таныштырды, викторина үткәрде.
Чара библиошоппинг белән тәмамланды. Нәрсә ул, дисезме? Һәр катнашучы үзе белән бер яңа китап яздырып алып кайтып китте.
Чыганак: Башкортстанның Благовар районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/295876