+18 °С
Ачык
"Демография" илкүләм проекты ярдәмендә быел Башкортстанда эш эзләүдә кыенлыклар кичергән ике меңгә якын кеше бушлай укып чыга алган. Бу хакта республика хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу "Мәшгульлеккә ярдәм итү" федераль проекты кысаларында мөмкин булган. Эш эзләүчеләр арасында иң ихтыяҗлы юнәлешләр булып "маркетплейсларда эшләү буенча белгеч", "фармацевт", "слесарь-электрик", "бухгалтер", "экскаватор машинисты", "эретеп ябыштыручы" кебек һөнәрләр тора.
Фоточыганак: freestockimages.ru.