Дүртөйле районының Семилетка авылында капиталь төзекләндерүдән соң 2нче санлы беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү бүлеге ачылды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. Ачылу тантанасында республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин да катнашкан.
Семилетка авылының 2нче санлы беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү бүлеге үзәк район хастаханәсеннән 28 километр ераклыкта урнашкан. Аңа Семилеткадан тыш, Түбән Манчар, Түбән Аташ, Каралачык һәм Таштау авылларында яшәүче барлыгы 4,5 меңнән артык кеше беркетелгән. Бүлекчә сменага 100 кеше кабул итә ала. Биредә ике терапевт, педиатр, теш табибы, өлкән шәфкать туташы, ике балалар шәфкать туташы, акушер, фельдшер-лаборант һәм процедура шәфкать туташы эшли.
Әлеге эш Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырылган.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.