Барлык яңалыклар

Нарыштауга – экологик сукмак

Октябрьский каласы янындагы бу таудан әйләнә-тирәдәге авыллар уч төбендәгедәй ачыла.

Нарыштауга – экологик сукмак
Нарыштауга – экологик сукмак

Октябрьский шәһәре Башкортстанның Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан. Шуңа да аның рельефы тигез түгел, бу исә туристларны үзенә җәлеп итмичә калмый. Биредә диңгез өстеннән 349 метр биеклектәге Нарыштау урнашкан. "Туризм" гомумдәүләт проекты кысаларында шәһәрдә Нарыштауга эко-сукмак төзү буенча проект башкарыла. Ул акчалата керем кертүдән бигрәк, туган якның тарихын һәм табигатен популярлаштыру, яңа сәяхәт маршрутлары булдыруга юнәлтелгән. Җәяү йөрергә яратучылар Нарыштауга күтәрелеп, аның биеклегеннән шәһәр һәм әйләнә-тирәдәге табигать гүзәллеге белән хозурлана ала хәзер. Проектның авторы Дана Аникина бу маршрутны Көньяк Уралдагы Зур сукмак үрнәгендә башкарырга тәкъдим итә. Моның өчен фикердәшләрне берләштерергә, энтузиастларны җәлеп итәргә, иганәчеләр ярдәмендә юл күрсәткечләре һәм мәгълүмат стендлары кую, төзекләндерү элементларын (эскәмияләр, күзәтү мәйданчыгы) урнаштыру өчен кирәкле акча җыю тәкъдим ителә.

Шушы көннәрдә Октябрьский шәһәренең Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар өлкәннәр белән бергә “Нарыш-Тау” эко-сукмагы буенча сәфәргә чыктылар. Биеклектән Русиянең берьюлы өч төбәгенә – Башкортстан һәм Татарстан Республикаларына, Оренбург өлкәсе дала-тауларына карап хозурландылар. Тау башына күтәрелгәч, балалар биредәге төрле дару үләннәрне, файдалы казылмаларны һәм минераллар белән таныштылар. Экскурсовод Дана Аникина экскурсантларга төрле кызыклы мәгълүматлар җиткерде..

Балалар хәзер Нарыштауга тагын бер тапкыр күтәрелергә хыялланалар.

Чыганак: Башкортстанның Октябрьский шәһәре хакимияте; https://contenta.info/press_releases/294199

Нарыштауга – экологик сукмак
Нарыштауга – экологик сукмак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: