Барлык яңалыклар

Кушнаренко матураячак

Агыйдел ярындагы Кызлар тавының түбәсендә торган самолетның тирә-ягы төзекләндерелә. Бу эш Кушнаренко районы халкы теләген искә алып башкарыла. 

Кушнаренко матураячак
Кушнаренко матураячак

Кушнаренко авылында “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты ярдәмендә “Самолет” паркын төзекләндерәләр. Бу хакта Кушнаренко районы администрациясе хәбәр иткән. Агыйдел ярындагы Кызлар тавының түбәсендә чын самолет тора, бирегә район халкы һәм кунаклар кызыклы фотолар ясау, саф һава сулау һәм табигать белән хозурлану өчен йөрергә яраталар.

Узган ел халык реконструкция өчен бу иҗтимагый киңлекне сайлаган һәм яңа паркның ничек булачагын билгеләгән. Бүгенге көндә иске тротуар плитәләрен сүтү эшләре башланган. Бик тиздән юлга яңа уңайлы брусчатка җәеләчәк. Шулай ук яшелләндерү, яктырту һәм эскәмияләрне урнаштыру эшләре планлаштырыла.

Кушнаренко матураячак
Кушнаренко матураячак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: