Барлык яңалыклар

Чакмагышта чишмәләр күп

Тик аларны даими чистартып торырга кирәк.

Чакмагышта чишмәләр күп
Чакмагышта чишмәләр күп

“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” федераль программасы кысаларында Башкортстанның Чакмагыш авылында “Без бергә” ирекмәннәр хәрәкәте волонтерлары “Чиста чишмә” экологик акциясен үткәрделәр. Алар Чакмагыштагы чишмәләрне һәм алар янәшәсендәге территорияне чүп-чардан тазарттылар.

Чыганак үзенең салкын һәм чиста суы белән дан тота. Ә эчә торган су кешегә көн саен кирәк. Ул гына да түгел, гыйльми тикшеренүләр чишмә янында 30 минут дәвамында басып тору психик киеренкелекне бетерүе, артериаль басымны нормальләштерүе, вегетатив эшчәнлекне яхшыртуы турында сөйли. Бу әйләнә-тирә табигать гүзәллеге, һәм чишмәләрнең тылсымлы аурасы белән бәйле.

Волонтерлар чишмә территориясен коры-сары һәм чүп үләннәреннән тазартты. Үз эшләреннән канәгатьлек кичереп, акциядә катнашучылар өйләренә таралышты. Чишмәнең шифалы суын авыз итәргә туктаган һәркем туган ягыбызның чисталыгына битараф булмаганнары өчен  аларга рәхмәт белдерде.

Чыганак: Башкортстанның Чакмагыш районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/293247

Чакмагышта чишмәләр күп
Чакмагышта чишмәләр күп
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: