Борай районыннан бер төркем өлкән буын вәкилләре Илеш районына сәяхәт кылган. Алар Уяндык авылындагы “Ал Рауза” кунакханә-сәламәтләндерү комплексында булган. Экскурсия "Башкирское долголетие" проекты буенча оештырылган. Проект "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты кысаларына керә.
Проект Башкортостан территориясендә урнашкан туристик объектлар буенча бушлай бер көнлек сәфәрләрне күздә тота һәм анда катнашучыларга төбәкнең табигать энҗеләре, мәдәни мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә.
Туристлар тозлы шахтага кергән, бассейнда йөзгән, "Нуга бест" массаж караватында массаж ясаткан һәм матур җирләрдә йөргән. Моннан тыш, турда катнашучылар Иске Кыргыз авылының тарих-туган якны өйрәнү музеена һәм Югары Яркәйдәге Муса Гәрәев музеена барганнар.