Барлык яңалыклар

Мәктәп яңа уку елына әзер булырмы?

Дуван районының Сикияз урта мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә.

Мәктәп яңа уку елына әзер булырмы?
Мәктәп яңа уку елына әзер булырмы?

Кичә Дуван районы хакимиятенең төзелеш һәм торлак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Руслан Солтанов Русия Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрдәмшин белән берлектә Сикияз мәктәбендә ремонт эшләре барышы белән танышты. Мәктәп “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Мәгариф системасын модернизацияләү” федераль программасы кысаларында төзекләндерелә.

Бүгенгә мәктәпнең түбәсе ремонтланган, «Тепловик» дип аталган подряд оешмасы тарафыннан түшәмнәрне һәм стеналарны тигезләп агарту эшләре алып барыла, бүлмәләрдә яңа тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылачак. Ашханә дә тиздән өр-яңа төс алачак. Шулай ук җылылык, су белән тәэмин итү, канализация системалары яңартылачак, классларда иске идәннәр яңаларына алыштырылачак.

Капиталь ремонтка барлыгы 17,4 миллион сум акча бүленгән. Төзекләндерү эшләре яңа уку елы башына тәмамланырга тиеш.

Чыганак: Башкортстанның Дуван районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/291430

Мәктәп яңа уку елына әзер булырмы?
Мәктәп яңа уку елына әзер булырмы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: