Барлык яңалыклар

Башкортстан пенсионерлары Татарстанда нишләп йөргән?

Дәүләкәннән бер төркем абый-апалар күрше республикага юл тоткан.

Башкортстан пенсионерлары Татарстанда нишләп йөргән?
Башкортстан пенсионерлары Татарстанда нишләп йөргән?

«Башкирское долголетие.Туризм» проектында катнашучылар Татарстанга барып, күрше республика мәдәнияте, архитектурасы һәм тарихы белән танышкан. Өлкән яшьтәге кешеләрнең сәяхәте "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты кысаларында оештырылган. Бу хакта Башкортстанның Дәүләкән районы хакимияте хәбәр итә. 

Туристлык маршруты Казан Кремле, Казан-Богородский ирләр монастыре, Петр һәм Павел соборы һәм башка тарихи корылмалар аша узган. Туристлар Кол Шәриф мәчетен  караган, 1551 елда Иван Грозный боерыгы буенча 28 көн эчендә төзелгән Зөя утрау-шәһәрчегендә һәм башка истәлекле урыннарда булганнар.

Башкортстан пенсионерлары Татарстанда нишләп йөргән?
Башкортстан пенсионерлары Татарстанда нишләп йөргән?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: