Барлык яңалыклар

Эшкуарлар грант ала ала

Башкортстан эшкуарлары 100 меңнән 500 мең сумга кадәр грантка дәгъва итә ала.

Эшкуарлар грант ала ала
Эшкуарлар грант ала ала

"Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм проекты ярдәмендә Башкортстан эшкуарлары 100 меңнән 500 мең сумга кадәр грант ала алачак, дип хәбәр итә Башкортстанның
Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты. "Быел дәүләт социаль предприятие чыгымнарының 75% ын проектны гамәлгә ашыруга компенсацияли, 25% эшмәкәр үзе финанслый. Узган ел бу сан 50 гә 50 булган. Грант алучылар эшчәнлекләрен өч ел дәвам итәргә, шулай ук ел ахырына кадәр анда эшләүчеләр санын саклап калырга тиеш», -- ди республиканың Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Грант конкурс нигезендә бирелә. Мәҗбүри шарт булып кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертү, бурычлар булмау һәм башка критерийлар тора.

Эшкуарлар грант ала ала
Эшкуарлар грант ала ала
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: