Барлык яңалыклар

Аскында – спорт лагере!

25 яшь спортчы анда режим буенча яшәп, сәламәтлекләрен ныгытачак.

Аскында – спорт лагере!
Аскында – спорт лагере!

18 июльдән Башкортстанның Аскын районы үзәгендәге балалар яшүсмерләр-спорт мәктәбе базасында спорт лагере эшли башлады. Лагерь "Демография" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатыннан оештырылды.

Булачак спортчыларның көне иртәнге разминкадан башлана. Аннары балалар спорт уеннарына һәм күнекмәләргә күчәләр. Физик күнекмәләрдән соң көчләрне торгызыр өчен  аларны ике тапкыр ашату каралган.

– Спорт лагерен оештыруның максаты – балаларны мөмкин кадәр күбрәк спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Физик культура һәм спорт аларны үз көннәрен дөрес итеп оештырырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, яшьләр спортта гына түгел, укуда да яхшы нәтиҗәләргә ирешә, – дип шәрехләде балалар үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рәмзил Мәснәвиев.

Көндезге спорт лагерена йөрүче 25 булачак спортчы смена ахырында ГТО нормативларын тапшырачак.

Чыганак: Башкортстанның Аскын районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/288615

Аскында – спорт лагере!
Аскында – спорт лагере!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: