Барлык яңалыклар

Сәламәт киләчәк өчен

Башкортстанда 27 875 мохтаҗ гаилә “Демография” гомумдәүләт  проекты кысаларында ай саен бирелә торган акча алган.

Сәламәт киләчәк өчен
Сәламәт киләчәк өчен

Башкортстанда 27 875 мохтаҗ гаилә беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләүләр алган. Бу хакта  “Бердәм Русия” партиясенең региональ башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов хәбәр итте.

– Гаиләнең һәр әгъзасына уртача җан башына туры килгән керем бала өчен яшәү минимумы күләменнән артмаган 19 700гә якын күп балалы гаилә ай саен бирелә торган акчалата түләү алды. Бала карау буенча отпускта булган җиде меңнән артык хатын-кыз укулар һәм өстәмә һөнәри белем алдылар, – дип белдерде ул “Сәламәт киләчәк” дип аталган  федераль партия проектының Иҗтимагый советы утырышында.

Киңәшмәнең модераторы Русия Дәүләт думасы депутаты, “Сәламәт киләчәк” федераль партия проекты координаторы Римма Үтәшева булды.
 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: