Барлык яңалыклар

Иглиндә парашют спорты фестивале

Парашютчылар күктә акробатик номерлар һәм фигуралар ясаган.

Иглиндә парашют спорты фестивале
Иглиндә парашют спорты фестивале

Иглин районының Олы-Теләк авылында "Демография" илкүләм проекты ярдәмендә Sky Fest парашют спорты фестивале узган. Бу хакта район администрациясе хәбәр итә. Анда Башкортстанның Уфа, Күмертау, Белорет шәһәрләре, Кемерово, Мәскәү өлкәләре, Екатеринбург шәһәре, Киров шәһәре, Чаллы шәһәре спортчылары катнашкан. Бу спорт төрен яратучылар күктә акробатик номерлар һәм фигуралар ясаган. Парашютчылар Русия, Башкортстан, Иглин әләмнәре белән сикергәннәр.  Башкортстанның Парашют спорты федерациясе рәисе Гайрат Манаев мастер-класс үткәргән.

Иглиндә парашют спорты фестивале
Иглиндә парашют спорты фестивале
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: