Барлык яңалыклар

Түләүләр тизләтелде

8 – 17 яшьлек балалары булган аз керемле гаиләләр Президент Указы нигезендә билгеләнгән өстәмә түләүләрне гариза тапшырганнан соңгы 5 көн эчендә алачак.

Түләүләр тизләтелде
Түләүләр тизләтелде

Элек моның өчен 10 көн вакыт кирәк иде. Хәзер гаризаны эшкәртү вакыты икеләтә кыскарды һәм 2 көннән алып 5 көнгә кадәр тәшкил итә. Гариза каралып, мәсьәлә уңай хәл ителгәч, акча гариза бирүченең исәбенә 5 көн эчендә күчә. Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров белдерүенчә, бу максатка 3миллиард сумнан артык акча тотылган. Бүгенгә Президент ярдәмен Башкортстандагы 125 мең  бала ала.

Әлеге ярдәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-17 яшьлек балаларга билгеләнә. Пособиегә ихтыяҗ берничә күрсәткеч буенча бәяләнелә. Карар тиешле ведомстволардан керемнәр, торак, транспорт, гаилә составы буенча мәгълүматлар кергәннән соң кабул ителә. Пособие гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә (Башкортостан Республикасында – 12110 сум) яшәү минимумыннан кимрәк булса, ә милек билгеләнгән таләпләрдән артмаса түләнә. Яңа түләү күләме дә ата-аналар кеременә бәйле, ул 50% (6055 сум), 75% (9082,50 сум) яки 100% (12110 сум) тәшкил итәргә мөмкин.

1 октябрьгә кадәр гариза тапшырып өлгерсәгез, сезгә түләүләр 2022 елның апрель аеннан башлап исәпләнәчәк. Пособие бер елга билгеләнә. Алдагы елда пособие алу өчен гаризаны монысын тапшырып 11 ай үткәч кенә бирергә мөмкин.

Дәүләт ярдәме Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы һәм “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелә.

Фото: anticwar.ru

Түләүләр тизләтелде
Түләүләр тизләтелде
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: