Дим елгасы чистара

Дим елгасы төбеннән ниләр чыга?

Дим елгасы чистараДим елгасы чистара
Дим елгасы чистара

Эшләр Чишмә районының Яңа Михайловка авылыннан Уфа районына кадәр 35 чакрымлы участокта алып барыла. Үзәнне ауган агачлардан, тамырлардан һәм ләмнән чистарталар. Эшләрнең гомуми бәясе якынча 105 миллион сум. Финанслау “Экология” дип аталган гомумдәүләт проектының “уникаль су объектларын саклау” программасы кысаларында алып барыла.

– Чистартылганнан соң елганың үткәрүчәнлек сәләте һәм санитар халәте яхшырачак, су агымы артачак, сулык экосистемасында тискәре йогынты ясый торган күренешләр булмаячак. Елганың әлеге участогын чистарту суның сыйфатын һәм 5,7 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Башкортстан экология министры урынбасары Илдар Гарифуллин.

Хәзер “Феникс” подрядчы компаниясе ләм катламнарын өю өчен мәйданчыкларны төзекләндерә. Шушы көннәрдә ярларны агач һәм куаклардан чистарту башланачак. Якынча бәяләүләргә караганда, елга төбеннән 145 мең кубометр су төбе утырмалары, шулай ук 766 кубометрга якын агач чыгарылачак. Эшләр тәмамлангач, су төбе грунты ашлама буларак, шулай ук рельефны киметү өчен файдаланылачак.

 


Экология министрлыгы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас