Барлык яңалыклар

Чәй эчәбез бал белән!

Краснокама районының “бал бабае” Салават МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ өчен бу сүзләр тормыш девизына әверелгән.

Чәй эчәбез бал белән!
Чәй эчәбез бал белән!

Салават Тавис улы 2018 елда үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын төзеп, бал кортларын үрчетү һәм бал, аңардан эшләнгән башка продуктлар җитештерү белән шөгыльләнә башлый. “Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты буенча ул 2019 елда район бюджетыннан 300 мең сумлык матди ярдәм ала. Нәтиҗәдә, быел аның Краснокама районы Карый авыл советы биләмәләрендәге умарталыгы 200 умартага кадәр үсте.

Салават Миңнемөхәммәтовның умарталарга мәхәббәте балачактан ук башланган. Хәзер инде бал кортларын үрчетү буенча белемнәрен һәм эшләнмәләрен ул “Яшь умартачылар” түгәрәгенә йөрүче балаларга тапшыра. Ел дәвамында балалар умарта карау серләренә өйрәнә, аеруча уңганнар җәен умарталыкта практика үтә.

Урындагы башка умартачылар да хезмәттәшлеккә җәлеп ителә. Бер ел чамасы элек, республиканың төньяк төбәгендәге умартачыларын берләштерү өчен «Төньяк умартачылары берлеге» дип аталган иҗтимагый оешма төзелде. Аның җитәкчесе итеп Салават Миңнемөхәммәтов сайланды. Биредә тәҗрибәле умартачылар үзләренең хезмәт серләре һәм технологияләре белән уртаклашалар, алардан бик күп файдалы мәгълүмат алырга мөмкин.

Салават Тавис улы моның белән генә чикләнми. Әле ул “Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында ачык һавада умартачылык музеен оештыру нияте белән янып йөри. Монда ул осталык дәресләре үткәрүне, әзер продукцияне дегустацияләү оештыруны максат итеп куя. Бу, үз чиратында, Башкортстанда авыл туризмын үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.

Чыганак: Башкортстанның Краснокама районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/286244

Чәй эчәбез бал белән!
Чәй эчәбез бал белән!
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас