Белгечләр "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының "Стимул" программасы буенча Башкортстанда Агыйдел елгасы аша дюкер кичүен, ягни су асты торба үткәргечен, төзү буенча әзерлек эшләренә кереште. Канализация коллекторын төзүнең өченче этабы Уфада шәһәр чистарту корылмалары мәйданчыгына кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә шәһәр администрациясе.
Эш агымдагы елның августында елга төбен водолазалар белән тикшерүдән башлана. Аннары су асты траншеясын йөзмә кран белән эшкәртү башкарылачак. Эретеп ябыштыру-монтаж эшләре, сынау, изоляция, футеровка, дюкер балластировкасы үткәреләчәк. Аннары елга төбенә торба үткәргеч салыначак", -- дип ачыклык кертә "Донаэродорстрой" компаниясе.
Хәзерге вакытта эшләр коллектор төзелешенең коры җир этабында алып барыла. 19 км га якын траншея казылган, тимер-бетон нигез куелган. 11,1 км дәвамында диаметры 1,2 м булган торба үткәргеч сузылган. Эшләрдә 80нән артык кеше һәм 12 берәмлек техника катнаша.