Барлык яңалыклар

Сәламәтлек сукмагы салына!

Башкортстанның тагын бер район үзәгендә җәяү йөрү һәм ял итү өчен җәмәгать территориясен төзекләндерделәр.

Сәламәтлек сукмагы салына!
Сәламәтлек сукмагы салына!

“Чишмәләр” дип аталган  парк Калтасы районы үзәгендәге буа ярында барлыкка килде. Калтасы авылы үзәгендә урнашкан бу паркны төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды. Шушы көннәрдә аның тантаналы ачылышы булды. Бу хакта районның “Калтасы таңнары” гәзите хәбәр итте. Буа тирәсендә фонарьлар куелган,  эскәмияләр урнаштырылган,  җәяүлеләр  йөри торган юл җәелгән. Парк исемен йөрткән ташландык чишмә чистартылган  һәм төзекләндерелгән. Икенче этап – “Сәламәтлек сукмаклары” булдыруны күздә тота, аны урман аша буага кадәр салачаклар. Бу юлда шулай ук эскәмияләр һәм яктырту җайланмалары булачак. Паркта өченче этап итеп балалар спорт мәйданчыгы һәм яр буенда җәйге ял итү зонасын төзекләндерәчәкләр. Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: