Барлык яңалыклар

Аскында зоопарк ачылачак

Анда тәва кошлары, фазаннар, күгәрченнәр, тавык-әтәчләрнең алты төре, коралай һәм пони урын алачак.

Аскында зоопарк ачылачак
Аскында зоопарк ачылачак

Дөрес, әлегә пони һәм коралайны сатып алу планда гына. Моның өчен 250 мең сум акча кирәк. Шулай ук зоопарк өчен булган территориядә тыш өстәмә мәйданнар да кирәк. Ә кош-корт сатып алынган инде. Шәхси эшкуар күгәрченнәрне – Әрмәнстаннан, фазаннарны – Чиләбе өлкәсеннән, павлиннар Чишмә районыннан китергән. Әлеге зоопарк “Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проекты нигезендә ачылырга тиеш. Аскында аның башкарылу дәрәҗәсен тикшергән киңәшмә үтте. Район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов билгеләвенчә, зоопарк биләмәләрен зурайту мәсьәләсендә проблемалар юк. “Бу безнең күңелләргә хуш килә торган эш. Өстәмә территорияләрдә зоопарк кына түгел, балалар өчен ял мәйданчыклары, кафе урнашачак”, – диде ул.

Әйткәндәй, зоопарк кышын да эшен туктатмаячак. Ул үз эшен җылытылган ябык бинада дәвам итәчәк.

Чыганак: Башкортстанның Аскын районы хакимияте; https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/284990

Аскында зоопарк ачылачак
Аскында зоопарк ачылачак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: