Барлык яңалыклар

Ялан чәчәкләреннән – гөлләмә

Караиделдә кыр чәчәкләреннән такыялар үрү буенча осталык дәресләре узды.

Ялан чәчәкләреннән – гөлләмә
Ялан чәчәкләреннән – гөлләмә

Чара 6 июльдә Караидел районы Үзәк китапханәсенең конференц-залында үтте. Ул славян халыкларының “Купала” бәйрәме уңаеннан “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.

Чәчәкләрдән эшләнгән такыялар гүзәл затларның башларын инде борынгыдан бизи. Аны аеруча яшь балалар эшләргә ярата. Чараны оештыручы китапханәчеләр такыя үрү буенча халык традицияләре белән таныштырды, эш алымнарын, чәчәкләрне бер-берсенә ттоташтыру ысулларын үз мисалларында күрсәтте.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча сатып алынган интерактив панельдән махсус әзерләнгән видеопрезентацияне караганнан соң, яшьләр эшкә тотынды. Тиздән кызларның башларын үз куллары белән ясалган чәчәк такыялары, гөлләмәләр бизи иде. Осталык дәресләре фотосессия һәм модельләр күргәзмәсе белән тәмамланды.

Чыганак: Башкортстанның Караидел районы хакимияте.

Ялан чәчәкләреннән – гөлләмә
Ялан чәчәкләреннән – гөлләмә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: