+6 °С
Болытлы
“Мәдәният” илкүләм проекты ярдәмендә Аскын районының Кубияз поселогында мәдәният йорты яңа матди-техник базага ия булачак. Бу хакта Аскын районы администрациясе хәбәр итә. Әле анда сәхнәне ремонтлау эшләре бара. Тиздән "Кече Ватан мәдәнияте" төбәк проекты кысаларында яңа яктылык, тавыш җиһазлары, сәхнә киемнәре, тамаша залында кәнәфиләр урнаштырылачак. Мәдәният йортына шулай ук яңа музыка кораллары һәм халык костюмнары да кайтартылачак. Гомумән алганда, барлык кирәкле әйберләрне сатып алуга 4 млн сумга якын акча тоту планлаштырыла.