Төзекләндерү эшләре “Торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Скверның җәяүлеләр йөри торган маршруты Черев урамы, Риковский тыкрыгы, Ленин исемендәге мәйдан буйлап уза һәм Кызыл Армия урамы буйлап Агыйдел елгасына кадәр дәвам итә. Юлларны асфальтлау башланган, скверда бетон плитә җәелгән. Яшелләндерүгә аерым игътибар бирелә, шул ук вакытта андагы үсеп килүче агачлар да сакланачак. Сквер читенә машиналар йөрү өлешен каплап алма һәм чыршылар утыртачаклар. Ял зонасы буена куаклар һәм чәчәк ата торган күпьеллык үләннәр утыртылачак. Җәмәгать ял итү урынына эскәмияләр һәм яктырту җайланмалары урнаштырылачак.
Дүртөйледә гомумдәүләт проекты кысаларында шәһәрне төзекләндерү ел саен үткәрелә. Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путин башлангычындагы проектлар кысасында тормышка ашырыла.
Дүртөйле хакимияте фотосы.