Барлык яңалыклар

Стәрлебашта – яңа юл

Тәтер-Арыслан – Өчегән-Әсән – Айтуган – Шарлык трассасы тиздән яңа төс алачак.

Стәрлебашта – яңа юл
Стәрлебашта – яңа юл

Ремонт эшләре “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты буенча алып барыла. 2,3 чакрым юлны төзекләндерүгә 33,5 миллион сум акча сарыф ителәчәк.

Әле подряд оешмасы белгечләре озак вакыт куллануга исәпләнгән вак таш-мастикалы асфальт-бетоннан яңа өслек салуны төгәлләп киләләр. Ахырдан юл кырлары ныгытылачак, разметка ясалачак һәм юл билгеләре яңартылачак.

Шулай ук Кырмыскалы районындагы Уфа – Инзәр – Белорет трассасына караган участокта да актив эш бара. 4,5 км озынлыктагы участокта асфальт-бетон өслекнең өске катламы салына башлады.

2022 елда гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасында 285 чакрымнан артык юл нормага китереләчәк, шуларның 169,4 чакрымы – төбәк трассаларында.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/282755

Стәрлебашта – яңа юл
Стәрлебашта – яңа юл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: