Барлык яңалыклар

Аскын матурлана

Аскын поселогының 2 нче санлы мәктәбе янәшәсендәге спорт стадионын төзекләндерәләр. 

Аскын матурлана
Аскын матурлана

Аскын поселогының 2 нче санлы мәктәбе янәшәсендә урнашкан спорт стадионы янындагы территорияне "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты ярдәмендә төзекләндерәчәкләр. Бу хакта Башкортстан Республикасының ТКХ министрлыгы хәбәр итә. Хәзерге вакытта стадион киртәләнгән, планировка ясалган, газон чәчелгән.  Хәзер подрядчы йөгерү юлында һәм стадионның үзендә яктырту урнаштыра, юллар һәм автопарковкалар нигезләүне оештыра. Район хакимияте мәгълүматлары буенча, стадионда шулай ук дүрт трибуна барлыкка киләчәк. Подрядчы аларны атна дәвамында кертергә вәгъдә итә.

Фото: askino.info.

Аскын матурлана
Аскын матурлана
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас