Барлык яңалыклар

Тел байый бара

Лингвистлар башкорт телен 300 яңа термин белән тулыландырды.

Тел байый бара
Тел байый бара

Башкорт дәүләт университеты лингвистлары башкорт телен фәнни-белем бирү тематикасы буенча 300 яңа термин белән баеткан. Яңа лексика башкорт-урыс-инглиз аңлатмалы онлайн сүзлегенә кертелгән. Аны куллану  студентларга, укытучыларга һәм галимнәргә милли мәдәни мирасны саклап калып, фәнни белемнәрне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Элегрәк Башкортстан Хөкүмәте милли тел неологизмнары кертелгән өч телле онлайн-сүзлекне раслаган иде.
Башкорт телен яңа лексика белән тулыландыру Башкортстанның белем бирү программаларын тагын да кызыклырак  итәчәк. Галимнәр билгеләп үткәнчә, онлайн-сүзлекне үстерү эше дәвам итәчәк, ул яңа фразалар һәм сүзләр белән тулыландырылачак.

Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путин башлангычындагы “Фән һәм университетлар” дип аталган гомумдәүләт  проекты кысаларында эшләнгән.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: