Барлык яңалыклар

Ачык китап – ачык дөнья

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә туган якны һәм аның әдәбиятын өйрәнү буенча махсус экскурсия үтте.

Ачык китап – ачык дөнья
Ачык китап – ачык дөнья

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Октябрьский шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы  “Ачык китап – шәһәрем үзем өчен” дип аталган яңа проект башлады. Туган якны һәм аның әдәбиятын өйрәнү буенча экскурсиягә китапханә каршындагы “Кояшны кабыз” клубы һәм инвалидларның шәһәр җәмгыяте клубы җәлеп ителде.

Экскурсиядә катнашучылар танылган нефтьче, Советлар Союзы Герое Талип Нуркаев һәйкәленә сәяхәт кылды, аның биографиясе, башкарган эшләре белән танышты. Соңыннан алар Бөек Ватан сугышы ветераннары Федор Балдицин, Виктор Зотов яшәгән йортларга юнәлде. Китапханәчеләр Ольга Габделхакова и Гөлназ Хисамова әлеге ветераннарның тормыш юлы белән таныштырды.

Сәфәр каланың Шокуров исемендәг тарих-туган якны өйрәнү музеенда тәмамланды. Аның директоры Ирина Медведева шәһәр тарихы турында мавыктыргыч лекция сөйләде, сәнгать күргәзмәләре белән таныштырды. Ольга Кнеллерның курчак күргәзмәсе тамашачыларга аеруча ошады, чөнки андагы экспонатлар тере кебек, үз тормышлары белән яшиләр. Экскурсия күңелләрдә бик җылы тәэсир калдырды.

Чыганак: Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре хакимияте; https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/281384

Ачык китап – ачык дөнья
Ачык китап – ачык дөнья
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: