Барлык яңалыклар

Компьютер наданнары бетереләчәк

Башкортстанда халыкның җәмәгатьчелек үзәкләрендә электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтәләр.

Компьютер наданнары бетереләчәк
Компьютер наданнары бетереләчәк

Июнь ахырыннан башлап  ун пилот үзәктә табибка, балалар бакчасына һәм мәктәпкә язылу буенча укулар булачак. Иҗтимагый үзәкләр электрон мәгълүмат алуны тәэмин итәргә тиеш. Алар – пенсионерлар, эшсезләр, ерак районнардан килгән укучылар.  Үзәкләрдә алар интернетка керү һәм санлы күнекмәләрне үзләштерү мөмкинлеге ала. Биш ел эшләү дәверендә мондый үзәкләр үзләрен яхшы яктан гына күрсәтте.

– Иҗтимагый  үзәкләр дәүләт яки муниципаль хезмәт алырга, белем бирү оешмасын сайларга һәм документлар тапшырырга, табибка язылу, баланы мәктәпкә яки балалар бакчасына билгеләү, салымнар түләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук санлы грамоталылык мәсьәләләре буенча түләүсез консультация бирү каралган, – дип аңлатты санлы үсеш министры урынбасары Рәсүл Таипов.

Иҗтимагый  үзәкләр “Санлы икътисад” дип аталган гомумдәүләт  проекты кысаларында эшли. Ул Русия  Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

 

Фото: games.mail.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: