Барлык яңалыклар

“Акыллы юллар” өчен миллиард

Башкортстанда интеллектуаль транспорт системасын гамәлгә кертүгә 1 миллиард сумнан артык акча тотылачак.

“Акыллы юллар” өчен миллиард
“Акыллы юллар” өчен миллиард

Быел Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дип аталган проект буенча интеллектуаль транспорт системасын (ИТС) гамәлгә кертү башланачак. Ул 2024 ел ахырына эшләтеп җибәрелергә тиеш. Бу хакта Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең 15 үзәге булдырыла, транспорт агымының 1 350дән артык детекторы, 630 видеокүзәтү камерасы, 460 “акыллы” светофор, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеофиксацияләү комплекслары, метеостанцияләр, алмаш мәгълүмат таблосы һәм башка ярдәмче системалар эшләячәк.

Чараларны тормышка ашыру өчен 1,1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Шуларның 850 миллион сумнан артыгы федераль акчалар. 2022 елда проектны финанслауга федераль һәм республика бюджетларыннан 409 миллион сум бүлеп биреләчәк.

Әлеге эшләр Русия Президенты башлангычы белән тормышка ашырылган гомумдәүләт проектлары кысасында тормышка ашырыла.

 

Фото: Башкортстанның Транспорт министрлыгы

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: