Барлык яңалыклар

Иң шәп балалар бакчасы җитәкчесе кайда эшли?

Башкортстанда узган “Республика иң яхшы балалар бакчасы мөдире” конкурсында кем җиңде соң?

Иң шәп  балалар бакчасы җитәкчесе кайда эшли?
Иң шәп балалар бакчасы җитәкчесе кайда эшли?

Әлеге конкурста республика балалар бакчаларының 8 мөдире катнашты. Алар төрле районнардан җыелганнар иде. Дүртөйле районынның “Кояшкай” 6нчы балалар бакчасы җитәкчесе Зинфира Әхмәтшина бәйге сынауларын уңышлы узып, үз проектын тәкъдим итеп, беренче урын яулауга иреште.

Әлеге конкурс “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” кысаларында узды.

Зинфира Әхмәтшина җитәкчелегендә балалар бакчасының педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре даими рәвештә төрле республика һәм халыкара дәрәҗәдә узган конкурсларда җиңү, призлы урыннар яулыйлар.

– Мин үзем белән бергә эшләгән И.Ф. Галимова, Г.М. Карипова кебек тәрбиячеләребезгә эшкә профессиональ, грамоталы мөнәсәбәтләре, конкурска әзерләнүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтлемен, – ди Зинфира Рим кызы.

Конкурсның финалы Башкортстан Мәгарифен үстерү институтында узды. Анда катнашучылар балалар бакчаларының ничек эшләргә тиешлеге,тәрбия алымнары, ата-аналар белән мөнәсәбәт кору ысуллары буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Чыганак: Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/278081

Иң шәп  балалар бакчасы җитәкчесе кайда эшли?
Иң шәп балалар бакчасы җитәкчесе кайда эшли?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас