Барлык яңалыклар

114 мең балага – өстәмә акча

Башкортстанда 75 мең гаиләдә тәрбияләнүче 114 мең бала дәүләт ярдәме алды.

114 мең балага – өстәмә акча
114 мең балага – өстәмә акча

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров белдерүенчә, бу максатка 2 миллиард сумнан артык акча тотылган. Әлеге ярдәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-17 яшьлек балаларга билгеләнә. Пособиегә ихтыяҗ берничә күрсәткеч буенча бәяләнелә. Карар тиешле ведомстволардан керемнәр, торак, транспорт, гаилә составы буенча мәгълүматлар кергәннән соң кабул ителә. Пособие гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә (Башкортостан Республикасында – 12110 сум) яшәү минимумыннан кимрәк булса, ә милек билгеләнгән таләпләрдән артмаса түләнә. Яңа түләү күләме дә ата-аналар кеременә бәйле, ул 50% (6055 сум), 75% (9082,50 сум) яки 100% (12110 сум) тәшкил итәргә мөмкин.

1 октябрьгә кадәр гариза тапшырып өлгерсәгез, сезгә түләүләр 2022 елның апрель аеннан башлап исәпләнәчәк. Пособие бер елга билгеләнә. Алдагы елда пособие алу өчен гаризаны монысын тапшырып 11 ай үткәч кенә бирергә мөмкин.

Әлеге ярдәм Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы һәм “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында бирелә.

Фото: nash-krai.ru

 

114 мең балага – өстәмә акча
114 мең балага – өстәмә акча
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: