Башкортстанда, “хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган илкүләм проекты ярдәмендә 2022 елда төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге 203 чакрымнан артык автомобиль юлларын, гомуми озынлыгы 456 метр булган тугыз күперне төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта ІХ халыкара Себер транспорт форумында Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Виктор Жульков хәбәр итте.
Жульков ассызыклаганча, агымдагы елда ясалма корылмаларны ремонтлауга аерым игътибар бирелә. Башкортстанда гына да хәзер 13 күпер төзекләндерелә. Аларның тугызын быел файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
2022 елда бу максатларга республикага федераль бюджеттан 500 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә.
“Хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган илкүләм проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычында тормышка ашырыла.
Фото: Bashinform,ru