+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа Каръяудыда – Бал корты бәйрәме

Чакмагыш районының Яңа Каръяуды авыл мәдәният йортында “Бал корты могҗизалары” дип аталган мәгълүмат сәгате үтте.

Яңа Каръяудыда – Бал корты бәйрәме
Яңа Каръяудыда – Бал корты бәйрәме

Чара “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында оештырылып, Бөтендөнья Бал корты көненә багышланды.

Чара барышында балалар бал кортларының табигатьтә иң хезмәт сөючән затларның берсе булуы турында белделәр: алар элек-электән кешегә һәм табигатькә күп файда китерәләр. Алар җитештергән балның организм өчен файдалы бик күп үзенчәлекләре бар. Башкорт балының төрле азык-төлек күргәзмәләрендә һәм ярминкәләрендә күп тапкырлар катнашуы һәм җиңүе дә шул хакта сөйли. Башкортстан шулай ук космонавтлар өчен дә бал җитештерүче булып тора.

Чара барышында балалар бал кортлары турында викторина сорауларына җавап бирделәр, умартачының киемнәрен өйрәнделәр һәм балның төрле сортларын татып карадылар. Соңыннан алар «Пчелка» аппликациясе ясап, иҗади биремне үтәде. Кул эшләре бик матур килеп чыкты.

– Бал кортлары үзләренең булуы һәм башкарган хезмәтләре белән кешелеккә һәм үсемлекләр дөньясына бик күп файда китерә торган җирдәге иң гаҗәеп бөҗәкләр. Шуңа күрә кортларны рәнҗетергә ярамый», – дип ассызыклады Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Карьявды авыл мәдәният йорты мөдире Римма Миңнехаҗип кызы Гайнанова.

Чыганак: Башкортстанның Чакмагыш районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/274604

Фото: culture.ru

Яңа Каръяудыда – Бал корты бәйрәме
Яңа Каръяудыда – Бал корты бәйрәме
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас в